ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада күптән көтелгән җимерелә торган дамбаны үзгәртеп корырга керештеләр
Табигать һәм без
  • 16 Июль 2020 - 10:48
  • Караулар: 98

Түбән Камада күптән көтелгән дамбаны үзгәртеп кору башланды, эшләр тулы куәтенә бара. Күчерелергә тиешле зур сумманың бер алымда күчерелгән өлеше - 65 млн сум тирәсе, киләсе елда төп сумма – ил һәм республика бюджетларыннан 830 млн сумнан артык акча киләчәк.

«Эшләр авыл җирлекләрен һәм дача кишәрлекләрен саклау зарурлыгына бәйле, - дип аңлатты Түбән Кама башкарма комитеты башлыгы Айрат Салаватов. - Елгадагы су тигезлеге бездә гел үзгәреп тора, һәм бу курку тудыра, чөнки дамба су юып ашала".

Чираттагы ташу вакытында авария булмасын һәм Кама җәелмәсен өчен, сиксәненче елларда ук төзелгән дамбаны үзгәртеп кору буенча тулы бер план эшләнде. Биредә терәк дивар, су өчен тимер-бетон киртәләр һәм вак таш белән ныгытылган төбе барлыкка киләчәк.

Быел җәй Ларсен шпунтларын монтажлауга керешкәннәр - ул елга белән яр арасындагы тимер дивар, 1902 елда ук немец инженеры уйлап тапкан һәм әлегә кадәр мондый эшләр өчен файдаланыла торган махсус субайлар. "218 шпунт урнаштырылган инде, - дип аңлатты проект җитәкчесе Раил Гыйсмәтуллин, - быел алар 330 данә, ә барлыгы 4214 шпунт монтажланачак".

Дамбаның гомуми озынлыгы - 2107 метр. Проект «РФ су хуҗалыгы комплексын үстерү» программасы кысаларында тормышка ашырыла.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*