ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Төнлә Түбән Камада яшенле яңгыр явуы ихтимал
Табигать һәм без
  • 10 Июль 2020 - 15:11
  • Караулар: 117
26 июньдә иртән һәм көндез Татарстан территориясендә урыны белән җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

11 июльдә төнлә Татарстан территориясендә урыны белән яшенле яңгыр, төньяк-көнбатыштан секундына 18-23 метр тизлектә көчле җил булачагы фаразлана.

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыкмый торырга. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр урамда булсагыз, җир асты кичүләрендә яисә бина подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качып торырга кирәкми, чөнки түбәдән шиферның һәм башка түбә ябу материалларының кубып төшүе мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.

3. Урамда реклама такталарыннан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк.

4. Биек агачлар янында басып торырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый:  җил өзгән ботаклар зур куркыныч тудыра. 

5. Көчле җил вакытында электр  линиясе астында тору һәм өзелгән электр чыбыкларына якын килү куркыныч.

6.  Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында да куркыныч арта.

7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан тышка очарга мөмкин булган әйберләрне алып куярга кирәк.

8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт  «101,112»   ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе, шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*