ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада томан булуы ихтимал
Табигать һәм без
  • 22 Май 2020 - 14:08
  • Караулар: 43
Татарстан территориясендә 23 майда төнлә урыны белән томан булачагы фаразлана.

Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларның элемтә чаралары, навигация приборлары төзек булуы мөһим.

Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра.

Автомобильчеләргә ерак сәфәрләрдән тыелып тору хәерле. Транспортның техник торышына аерым игътибар бирергә кирәк. Хәрәкәт иткәндә, куркынычсыз тизлек сайларга, кискен маневр ясамаска, тормозга кисәк басмаска киңәш ителә.

Җәяүлеләргә яктылык кайтаргыч элементлы киемнәр киеп йөрергә, юл аша билгеләнгән урыннан гына чыгарга, хәрәкәт итүче транспорт алдыннан йөгереп чыкмаска кирәк.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*