ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Нефтехимиклар һәм җәмәгатьчеләр экологик акция үткәргәннәр
Табигать һәм без
  • 22 Май 2020 - 08:11
  • Караулар: 53
"Түбән Кама Нефтехим" хезмәткәрләре һәм иҗтимагый оешма вәкилләре Корабельная рощага алып баручы автомобиль юлы буен чистарту акциясе үткәргәннәр.

Чара тиздән җитәчәк Химиклар көненә багышланган. Җыештыруга предприятиенең яшь хезмәткәрләре, «Яшь гвардия» иҗтимагый оешмасы һәм «Чиста булачак» яшьләр экологик хәрәкәте әгъзалары чыккан. Өмәдә барлыгы 30 кеше катнашкан.

Берничә сәгать эчендә нефтехимиклар һәм җәмәгатьчеләр тулы бер "КамАЗ" машинасы калдык җыйганнар. Территорияне җыештыру вакытында акциядә катнашучылар чүп-чарны - пыяла, пластик һәм кәгазьне аерып җыйганнар.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*