ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Иртәгә көчле җил булачагы фаразлана
Табигать һәм без
  • 15 Май 2020 - 21:01
  • Караулар: 19

16 майда төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә урыны белән секундына 16 метрга кадәр көчле җил көтелә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кисәтүенчә, электр тапшыру линияләрендә, шулай ук авылларда электр челтәрләрендә аварияләр килеп чыгарга мөмкин.

Моннан тыш, төзелеш конструкцияләренең җимерелеп төшүе, йорт түбәләренә зыян килүе, карт агачлар һәм реклама такталарының аву куркынычы да бар.

Бәлагә тарыган очракта сез һәрвакыт  «101,112» номерларына  мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе  бушлай кабул ителә. ТР буенча Россия ГТХМ баш идарәсенең ышаныч телефоны:  8 (843) 288-46-96.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*