ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Тотылган кәгазь һәм каты көнкүреш калдыклары җыю оештырыла
Табигать һәм без
  • 13 Декабрь 2019 - 14:20
  • Караулар: 91

21 декабрь, шимбә көнне, шәһәребездә “Калдыкларны - керемгә” ("Отходы в доходы") акциясе үтәчәк. Чараны балалар экология-биология үзәге һәм “МОБЭКО” компаниясе оештыра.

Тотылган кәгазьне - килограммын 5 сумнан, калай банкаларны – 25 сумнан, полиэтилен пакетларны  3 сумнан кабул итәләр. Шулай ук пластик капкачлар да җыела. Сез әлеге әйберләрне түбәндәге урыннарга тапшыра аласыз:

10.00 - 10.30 сәгатьләрдә - “Домовой” сәүдә үзәге каршына;

10.40 – 11.10 сәгатьләрдә - яңа “Эссен” сәүдә үзәге янына;

11.20 – 11.50 сәгатьләрдә – Гагарин урамындагы “Эссен” сәүдә үзәге тукталышы янына;

12.00 – 12.30 сәгатьләрдә - Бызов базары каршына.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*