ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада экологик куркынычсызлыкны тәэмин итүгә федераль дәрәҗәдә ярдәм күрсәтеләчәк
Табигать һәм без
  • 02 Декабрь 2019 - 16:54
  • Караулар: 74
Бүген Түбән Кама мэриясендә Айдар Метшинның РФ Федераль Җыены Федерация Советы әгъзасы Геннадий Емельянов һәм ТР Экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков белән эшлекле очрашуы  узды.

Эшлекле очрашу кысаларында Түбән Кама индустриаль узелын үстергәндә экологик куркынычсызлык мәсьәләләре, шулай ук «Экология» милли проектында катнашып, региональ һәм федераль дәрәҗәдә Түбән Каманың нинди ярдәм чаралары алу мөмкинлеге турында фикер алышынды.

Билгеле булганча, Геннадий Емельянов Федерация Советының табигатьтән файдалану һәм аграр-азык-төлек сәясәте комитеты әгъзасы булып тора һәм Татарстан Республикасыннан сенатор буларак, ул Түбән Каманың экологик мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм итәргә ниятли.

Агымдагы елның көзендә безнең районның экологик куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча өстәмә чаралар күрү, шулай ук контроль-күзәтчелек эшчәнлеген көчәйтү эшләре ТР Министрлар Кабинетында премьер-министр Алексей Песошин рәислегендә Түбән Кама сәнәгать узелын үстергәндә экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча ведомствоара даими эшче төркем утырышы кысаларында каралды.


Эшче төркем 2006 елда оештырылган. Аның составына  ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, территориаль һәм федераль структуралар, шулай ук Татарстанның нефть химиясе комплексының  зур предприятиеләре вәкилләре керә. Сүз уңаеннан, эшче төркем составына экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге буенча федераль хезмәтнең Идел буе идарәсе, шулай ук ТР Прокуратурасы вәкилләре дә кергән.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*