ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Яшь үсентеләр - игътибар үзәгендә: Айдар Метшин яңа утыртылган һәр агачны исәпкә кую тәкъдимен кертте
Табигать һәм без
  • 09 Октябрь 2019 - 12:10
  • Караулар: 202
"Яшел дулкын"ның чираттагы этабы Түбән Камада 31 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта район җитәкчеләренең чираттагы киңәшмәсендә билгеле булды.

Быел барлыгы 25 мең  үсенте утырту планлаштырыла. Торак йортлар  янында – 10 меңгә якын, магистраль юл буйларында  3 меңнән артык агач утыртылачак.



Моннан тыш, хәзер Химиклар проспектында, «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында капиталь ремонт ясалган участокта  эш алып барыла. Билгеле булганча, биредә карт алмагачларның күпчелеге киселде, алар урынына хәзер яшьләрен утырталар. 



"Без  яшел үсентеләрне  күпләп утырту белән беррәттән, агачларны сыйфатлы итеп карау турында берничә мәртәбә  сөйләштек, һәм монда эшләр шактый, кызганычка каршы, утыртылган яшел зоналарның сакланышы, аларны карау бөтен җирдә дә тәэмин ителмәгән. Безгә барлык яшел үсентеләрне тулысынча инвентаризацияләп, һәр утыртылган агачны исәпкә куярга кирәк дип саныйм, - диде җитәкчеләрнең атналык киңәшмәсендә  Айдар Метшин. - Түбән Кама һәрвакыт Татарстанның иң яшел шәһәрләренең берсе булып саналды, ул алга таба да шундый булып калырга тиеш".
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*