ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада яшьләргә экологик тәрбия бирү буенча муниципаль программа булдырылачак
Табигать һәм без
  • 03 Февраль 2026 - 15:10
  • Караулар: 68

Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев балаларга һәм яшьләргә экологик тәрбия бирү буенча муниципаль программа булдыру турында игълан итте. Барлык мәгариф учреждениеләре дә әлеге юнәлештә үз күзаллауларын тәкъдим итәргә тиеш булачак, ә иң яхшы инициативалар гомумшәһәр дәрәҗәсенә чыгачак.

В Нижнекамске создадут муниципальную программу по экологическому воспитанию молодёжи

Әлеге тәкъдим ТР экология министры Азат Җиһаншин, Идел-Кама төбәкара табигатьне саклау федераль идарәсе җитәкчесе Фаяз Шакиров, шәһәр төзүче предприятиеләрнең генераль директорлары һәм күзәтчелек ведомстволары вәкилләре катнашында узган эшлекле киңәшмәдә яңгырады.

Республиканың экология министры шәһәр төзүче предприятиеләргә әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләренә җаваплы карашлары өчен рәхмәт белдерде.

Киңәшмәдә катнашучылар шәһәр төзүче предприятиеләрнең экологик вәзгыятьне яхшыртуга керткән өлешләрен югары бәяләделәр, компанияләрнең табигатьне саклау проектларын тормышка ашырып кына калмыйча, актив агарту эшләре дә алып баруын билгеләп үттеләр.

Район башлыгы Радмир Беляев предприятиеләрнең шәһәр экосистемасы үсешенә керткән өлешләрен ассызыклады: «Ел саен сәнәгать предприятиеләре белән берлектә без, шәһәрнең яшел каркасын үстереп, меңнән артык яшел үсентеләр утыртабыз. Моннан тыш, компанияләр сулыкларда балык үрчетәләр. Болар барысы да Түбән Каманың табигый мохитен торгызу буенча системалы эшнең бер өлеше».

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^