ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
«Гаилә» паркында яшел үсентеләрне тикшерү эшләре башланды
Табигать һәм без
  • 09 Апрель 2025 - 16:54
  • Караулар: 36

Түбән Каманың «Гаилә» үзәк паркында иҗтимагый киңлекне модернизацияләү кысаларында яшел үсентеләрне тикшерү эшләре башланды. Әлеге урынга «Түбән Кама урман хуҗалыгы» ДБУ һәм район башкарма комитетының хезмәтне һәм әйләнә-тирә мохитне саклау бүлеге белгечләре чыкты.

Белгечләр Телерадиоүзәк янындагы паркның бер өлешен тикшерделәр. Бу территориядә тирәкләр, усаклар күп, алар мондый токымнарга хас авырулар белән зарарланырга мөмкин. Белгечләр шулай ук ауган һәм авария хәлендәге агачлар территориясен карадылар.

В парке «Семья» начались работы по обследованию зеленых насаждений

Паркта каеннар, юкәләр һәм наратлар күбрәк сакланачак, бу исә яшел зонаның гармонияле картинасына китерәчәк. Шул ук вакытта агачлар саны әллә ни үзгәрмәячәк – агачлар киселгән урыннарда яңа үсентеләр утыртачаклар.

"Безнең бурыч – паркның яшел зонасында сәламәт агачларны гына калдыру. Акрынлап яшел үсентеләр фондын яңартачакбыз. Без Вахитов проспектындагы трамвай линиясе буйлап яшь үсентеләр торышын да карадык – күчереп утырту өчен яраклыларын парк территориясенә күчерәчәкбез", - дип аңлатты Түбән Кама районы Башкарма комитетының хезмәтне һәм әйләнә-тирә мохитне саклау бүлеге башлыгы Ольга Чернышева.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^