ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Быел Түбән Кама шәһәрендә һәм район җирлегендә 30 км автомобиль юлы ремонтланган
Торак-коммуналь хуҗалык
  • 16 Ноябрь 2020 - 14:49
  • Караулар: 76

Түбән Камада юл төзү һәм ремонтлау программаларын гамәлгә ашыруга ике миллиард сумга якын акча тотылган. Җирле бюджеттан 60 млн 700 мең сум акча күчерелгән.

Быел Түбән Кама шәһәрендә һәм район җирлегендә 30 км автомобиль юлы ремонтланган. Бу хакта җитәкчеләрнең бүгенге дүшәмбе киңәшмәсендә Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы киңәшчесе Таһир Камалетдинов җиткерде.

Эшне «Татавтодор» һәм «Алексеевскдорстрой» оешмалары башкарган. 


Түбән Камада «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында Тынычлык проспекты Корабельная урамы белән тоташтырылды, биредә 230 метр аралыгында автомобиль юлы төзелде. Шулай ук Шинчылар проспектының Бакый Урманче урамыннан Менделеев урамына кадәрге участогы капиталь ремонтланды. Моннан тыш, Иске Чишмә авылы аша уза торган Чистай – Түбән Кама юл участогының 3,5 километрын ремонтлау төгәлләнде.


Федераль һәм республика бюджетлары хисабына тагын бер мөһим проект гамәлгә ашырылды: «Көньяк» автоюлының тимер юл белән кисешкән урынында 2,2 км озынлыкта ике юл аша чыгу урыны төзекләндерелде.

Узган еллардагы кебек үк, магистраль һәм квартал эчендәге юлларда 35 мең кв. м мәйданда чокырлар ремонтланды. Мондый эшләр Төзүчеләр бистәсенең Романтиклар урамында 600 метр мәйданда, Кама Аланының Үзәк урамында 500 метр мәйданда башкарылды, Түбән Кама шәһәрендә 5 мең кв. метрдан артык мәйданда керү юллары, тротуарлар төзекләндерелде. Бу максатларга 100 миллион сум акча тотылган.

    

«Юл-урам челтәрен норматив хәлгә китерү» программасы кысаларында Олы Афанас, Түбән Уратма, Байгол һәм Кече Ерыклы авылларында гомуми озынлыгы 4,5 км булган юл челтәре ремонтланды.

«Олимпиец», «Юность» балалар сәламәтләндерү лагерьларына, Кызыл Чишмә бистәсендәге «Камский Артек» яшьләр ялы үзәгенә керү юллары төзекләндерелде.


Моннан тыш, Зәй-Сухрау автомобиль юлының 5,6 км озынлыктагы участогы реконструкцияләнде; «Яңа Чишмә - «Ширәмәт - Кармалы» автомобиль юл участогы ремонтланды.


«Безнең ишегалды» программасы кысаларында 67 йорт ишегалдында ремонт эшләре башкарылды: Түбән Камада – 54, Кызыл Чишмәдә – 3, Кама Аланында – 6, Олы Афанаста – 2, Сухрауда – 2 ишегалды төзекләндерелде. Эш барышында гамәлдәге асфальт-бетон өслеген ремонтлау, бордюрлар алыштыру, яңа тротуар һәм машина кую өчен өстәмә урыннар булдыру, машина юлларын киңәйтү күздә тотылды.

Тулырак мәгълүмат биредә.

 

 

 

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*