ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Каманың кайбер йортларында су булмаячак
Торак-коммуналь хуҗалык
  • 27 Гыйнвар 2020 - 14:59
  • Караулар: 59

Алдагы көннәрдә Түбән Каманың кайбер торак йортларына һәм учреждениеләренә су бирү вакытлыча туктатылачак. Бу суүткәргечтә ремонт эшләре белән бәйле.

Сишәмбе, 28 гыйнварда, иртәнге алтыдан кичке алтыга кадәр Түбән Кама тикшерү комитетында (Шинчылар пр., 40), шәһәр судында (Вахитов ур., 24) һәм Шинчылар проспектының 38 нче йортында су булмаячак.

Пәнҗешәмбе, 30 гыйнварда иртәнге алтыдан кичке бишкә кадәр Вахитов проспекты, 14 (1-5 нче подъездлар), 12, 12а, 8/14, «Магнит» кибете (Вахитов пр., 2ж), Гагарин ур., 13, 15, 19а, 19б, 21а, 21б йортларында су булмаячак.

Вахитов проспектында 4 нче йортта һәм 50 нче балалар бакчасында кайнар су бирү туктатылачак, салкын су булачак.

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*