ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама юлларында алты дистәдән артык кар чистарту техникасы эшли
Торак-коммуналь хуҗалык
  • 13 Гыйнвар 2020 - 16:59
  • Караулар: 59
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Денис Баландин үзенең Инстаграмдагы битендә Түбән Кама юлларына алты дистәдән артык кар чистарту техникасы чыгуын хәбәр итте.

«Магистраль юлларны, Түбән Кама ишегалларын һәм паркларны кардан чистарту эше алып барыла, - дип яза җитәкче. -  Моңа 61 берәмлек техника җәлеп ителгән. Кар чистарту эшләре дәвам итә».

Синоптиклар хәбәр итүенчә, Түбән Камада иртәгә дә кар явачак.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*