ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама капиталь ремонттан соң ишегаллары ачылуны матур бәйрәм дип билгеләп үттеләр
Торак-коммуналь хуҗалык
  • 01 Август 2025 - 10:59
  • Караулар: 182

Түбән Камада «Безнең ишегалды» республика программасы буенча Менделеев урамындагы 1а һәм 1б йортлар ишегалларына капиталь ремонт ясалды. Шатлыклы вакыйганы быел җәй Түбән Камада уза торган күршеләр фестивале кысаларында оештырылган зур бәйрәм чарасы белән билгеләп үттеләр.

В Нижнекамске ярким праздником отметили открытие дворов после капремонта

Йортларда яшәүчеләр һәм кунаклар өчен мастер-класслар, интерактив уеннар һәм коллективлар чыгышлары оештырылды. Мәйданчыкта шулай ук аниматорлар эшләде, сәламәтлек нокталары һәм сугышчыларыбызга гуманитар ярдәм җыю эше оештырылды. Мотоберләшмә тарафыннан оештырылган мотоцикллар күргәзмәсе нәни кунакларга аеруча ошады.

В Нижнекамске ярким праздником отметили открытие дворов после капремонта

Тантаналы өлештә проектларны тормышка ашыруга керткән өлешләре һәм ишегалдын үзгәртеп коруда актив катнашулары өчен йорт идарәсе хезмәткәрләренә рәхмәт хатлары тапшырылды. Түбән Кама мэры урынбасары Марина Камелина ишегалларын һәм шәһәрнең үзен яңартуга катнашы булганнарга рәхмәт белдерде:

"Балачагым шушы микрорайонда узды. Минем күңелем аның бүген үзгәрүе, шундый искиткеч ишегалды территорияләре барлыкка килүе өчен шатлана. Хәзер үсеп килүче буынның шартлары бик заманча. Түбән Камада яшәвем белән горурланам”.

В Нижнекамске ярким праздником отметили открытие дворов после капремонта

В Нижнекамске ярким праздником отметили открытие дворов после капремонта

Чара «Татарстанда җәй» проекты кысаларында узды.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^