ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Татарстанның ТКХ оешмалары 2025 елның беренче яртыеллыгындагы эшләре турында хисап тотарга тиеш
Торак-коммуналь хуҗалык
  • 24 Июль 2025 - 10:29
  • Караулар: 110

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты (Дәүләт комитеты) торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә эшләүче оешмалардан 2025 елның беренче яртыеллыгындагы финанс-хуҗалык эшчәнлекләре турында мәгълүмат сорады.

Бу билгеләнгән тарифларның әлеге оешмаларның икътисадый халәтенә ничек йогынты ясавын анализлау өчен кирәк. Аерым алганда, сүз түбәндәге өлкәдә эшләүче оешмалар турында бара:

· Су белән тәэмин итү

· Су агызу

· Каты коммуналь калдыкларны эшкәртү һәм күмү

· Җылылык энергиясен җитештерү һәм тапшыру

Нәрсә һәм кайчан бирергә кирәк?

Оешмалар Дәүләт комитетына хезмәт күрсәтүгә чыгымнар турында мәгълүматны электрон система (ЕИАС) аша 2025 елның 11 августына кадәр махсус хисаплар (шаблоннар) рәвешендә бирергә тиеш. Бу шаблоннарны һәм аларны тутыру буенча инструкцияләрне Дәүләт комитеты сайтында табарга мөмкин.

Бу ни өчен мөһим?

Әгәр 2025 елның беренче яртыеллыгында эш йомгаклары буенча оешма дәүләт тарафыннан җайга салына торган хезмәтләр күрсәтүдән (мәсәлән, су белән тәэмин итүдән) зыян күргән булса, зыянның сәбәпләрен аңлатырга һәм финанс хәлен яхшырту өчен күрелә торган чаралар турында мәгълүмат бирергә кирәк.

Әгәр дә оешма нинди дә булса коммуналь хезмәтләр күрсәтүне туктатса яки бетерелсә, бу хакта шулай ук раслаучы документларны теркәп, Дәүләт комитетына язмача хәбәр итәргә кирәк.

Сораулар белән кая мөрәҗәгать итәргә?

Хисап бирү белән бәйле мәсьәләләр буенча дәүләт комитеты белгечләренә түбәндәге телефон аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин: (843)221-82-70, 221-82-73, 221-82-77.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^