Бүген, 2025 елның 18 апрелендә, Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты 2024-2025 еллардагы җылыту сезонының тәмамлануы турында 438 нче номерлы карар чыгарды. Документ нигезендә, 2025 елның 21 апреленнән үзәкләштерелгән челтәрләргә тоташтырылган күп фатирлы йортларда һәм торак булмаган объектларда җылылык белән тәэмин итү туктатылачак.
Карар объектларны эксплуатацияләүнең җәйге режимына күчәргә мөмкинлек бирә торган тышкы һаваның тәүлеклек уртача температурасын билгеләүгә бәйле рәвештә кабул ителде. Әмма сәламәтлек саклау учреждениеләре һәм балалар учреждениеләре кебек социаль әһәмияткә ия объектлар өчен җылыту чорының тәмамлануы җылылык белән тәэмин итү шартнамәләре кысаларында һәм гамәлдәге техник эксплуатация нормаларын исәпкә алып билгеләнәчәк.