ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада ковид белән авырган кешеләр өчен телемедицина үзәкләре ачылачак
Сәламәтлек
  • 17 Февраль 2021 - 06:44
  • Караулар: 91
Җәмәгать сәламәтлеге үзәге базасында һәм Түбән Кама сырхауханәләрендә телемедицина үзәкләре булдыру планлаштырыла.

Белгечләр стационардан чыккан һәм пневмония яки СOVID-19 белән өйдә дәваланучы пациентларга шалтыратып, консультация бирәчәк. Бу шулай ук хроник авырулар белән исәптә торучыларга да кагылачак: алар өчен сәламәтлек дәресләре оештырылачак.

Бүгенге көндә җәмәгать сәламәтлеге үзәгендә ике табиб эшли, алар түбәнкамалыларга телефон аша консультация бирә. Барлык мөрәҗәгатьләрне 47-58-28 телефон номеры аша җиткерергә мөмкин.

Сүз уңаеннан, җәмәгать сәламәтлеге үзәге сәламәт яшәү рәвеше буенча лекцияләр үткәрүне дә дәвам итә. Узган ел, кертелгән чикләүләр аркасында, барлык дәресләр дә туктатылган иде, ноябрь аеннан белгечләр кабат дәресләр үткәрә башлады.






Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*