ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама фельдшеры тюбингта шууның аяныч нәтиҗәләргә китерү куркынычы турында сөйләде
Сәламәтлек
  • 13 Гыйнвар 2021 - 13:33
  • Караулар: 55

Быел халык арасында тюбингта шуу аеруча популярлашып китте. Беренче карашка бу зур “шәңгә”ләрдә шуу күңелле тоелса да, алар еш кына бәхетсезлек сәбәпчесе булып та тора. Ел башыннан 200 гә якын түбәнкамалы тюбингта шуганда төрле тән җәрәхәтләре алган.

Тюбинг чанадан куркынычсызрак кебек, анда тимер-томырлар да, очлы детальләр дә юк. Чынлыкта, киресенчә икән. Тизлекне бик тиз җыю сәбәпле, аңа утырып, биек таудан төшеп киткән кешенең тормышы куркыныч астында, юлында очраган кешеләргә дә куркыныч яный.

Түбән Кама ашыгыч ярдәм станциясе фельдшеры Максим Попадюк сүзләренә караганда, тюбингтан егылып, умыртка сөяген имгәтүчеләр күп. Еш кына умыртка сөягенең муен бүлегенә зыян килә. Үз һөнәрендә 21 ел хезмәт куючы фельдшер үз тәҗрибәсендә бик күпне күрергә туры килсә дә, тюбингларның иң күп шау-шу тудыруын билгеләп үтте.

«Ватрушка» может быть опасной: нижнекамский фельдшер рассказал, когда зимняя забава приводит к травмам

"Тюбингта шуу куркынычсызлыгы техникасын үтәүләрен, әти- әниләрнең балаларны караучысыз калдырмауларын телим, текә таудан төшмәсеннәр, тюбингларны машиналарга тагып йөрмәсеннәр, бу да имгәнүгә, үлемгә китерергә мөмкин”, - дип киңәш итә фельдшер.

Тюбинг күңелле уен булып калсын өчен бары тик өч кагыйдәне үтәргә кирәк: махсус әзерләнгән таудан гына шуарга, балаларны игътибарсыз калдырмаска һәм саклагыч экипировка кулланырга.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*