ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбәнкамалылар коронавирус инфекциясеннән прививка ясата
Сәламәтлек
  • 13 Гыйнвар 2021 - 07:04
  • Караулар: 21
Түбәнкамалылар коронавирус инфекциясеннән прививка ясата башлады. 16 декабрьдә, беренчеләрдән булып, 25 медицина хезмәткәре вакцинацияләнде, ә 21 көннән, 6 гыйнварда, шул ук медиклар вакцинацияләүнең икенче этабын узды. Вакцинаның икенче дозасы иммунитет ныклап формалашсын өчен кирәк.

«Безнең төп бурыч – халыкны инфекциядән саклап калу өчен, куркыныч астында булган кешеләргә прививка ясау, - дип аңлатты сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Сергей Мерясев. - Вакцинациягә килгән пациентны башта терапевт карый, ул җентекле анамнез җыя. Вакцинациягә кадәр 14 көндә пациент коронавирус расланган авырулар белән элемтәдә булса, кешене ПЦР-диагностикага яки антитәнчекләргә анализга җибәрәләр. Вакцинациядән соң ике-өч көн дәвамында кыска вакытлы гомуми (температура, тән, баш авырту) һәм җирле реакция (укол урынында авырту) булырга мөмкин. Минем дә хәлем беренче көнне бераз үзгәрде, температура 37 градуска күтәрелде, ә аннары бернинди кыенлык та булмады».

Защитить население: нижнекамцы начали прививаться от COVID-19

Хәзерге вакытта вакцинаның беренче компонентын 172 кеше ясаткан, бу - медицина һәм мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре. Декабрь ахырында тагын 115 вакцина комплекты кайткан, куркыныч астында булган һәм эндокрин системасының (шикәр диабеты, симерү) хроник, йөрәк-кан тамырлары авырулары булган түбәнкамалылар прививка ясатачак.

Защитить население: нижнекамцы начали прививаться от COVID-19

Гыйнвар ахырында вакцинаның яңа партиясе көтелә, прививкага 8: 00 - 11: 00 сәгатьләрдә түбәндәге телефоннар буенча язылырга мөмкин:

1 нче сырхауханә - 24-35-21;

2 нче сырхауханә - 24-31-94.

Шулай ук участок терапевтлары аша да язылырга була.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*