Табиблар Түбән Камада яшәүче Татьяна Храмова һәм аның сабыеның гомерен саклап калган.
Кама Аланында яшәүче 37 яшьлек Татьяна дүртенче баласына йөкле чагында коронавирус инфекциясе йоктырып, хастаханәгә эләккән. Аның үпкәләре 20 процент зарарланган булган. Интенсив дәвалау ярдәм итмәгән, авырлы ханымның хәле тагын да авырайган.
Йогышлы госпиталь пульмонологы Эльвина Абызова әйтеп узганча, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы белән килешенеп, табиблар Татьяна Храмованың йөклелегенең 37 нче атнасында баланы ярып алырга булганнар.
Операция 2 ноябрьдә Чаллы хастаханәсендә ясала, Татьяна 3040 грамм авырлыктагы, 52 см буйлы ир бала таба. Авыруы тагын да көчәеп китү сәбәпле (компьютер томографиясе аның үпкәләренең 80%ы зарарлануын күрсәтә), аны кире Түбән Камага кайтарып, реанимациягә салалар. Яшь әнинең гомерен саклап калу өчен, табиблар көнне төнгә ялгап тырыша, госпитальдә аның яныннан бер минутка да китмиләр.
Татьяна госпитальдә бер ай ята, 13 көн дәвамында ИВЛ аппараты белән сулый. Ниһаять, 28 ноябрьдә ул хастаханәдән чыга. Шулай да сабыен күрү бәхетенә әле бары тик ике атнадан соң гына ирешә, чөнки аңа ике атналык карантин узарга туры килә.
Бүгенге көндә Татьяна туганнары, якыннары янәшәсендә бәләкәчләрен үстерү белән мәшгуль. Үзен аякка бастырган табиблар, ире, балалары, туганнары, дуслары – гомумән, аңа ярдәм кулы сузган һәркемгә ул чиксез рәхмәтле.