ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Район башлыгының чыршы бәйрәме быел ачык һавада узды
Сәламәтлек
  • 26 Декабрь 2020 - 13:59
  • Караулар: 105
Район башлыгы чыршысы бүген яшь түбәнкамалыларны Лемаев мәйданында җыйды. Яңа ел алды тамашасына төрле олимпиада, конкурс, ярышларда җиңүчеләр, шулай ук ковид -госпитальдә эшләүче табибларның балалары килде.

Ел саен бу чара Халык иҗаты йортында уза иде. Бу юлы, коронавирус пандемиясе аркасында, бәйрәмне ачык һавада үткәрделәр.
На открытом воздухе: в Нижнекамске прошла традиционная Ёлка Главы

Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илнар Бәдретдинов яшь түбәнкамалыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, ихлас теләкләрен җиткерде, укуларында уңышлар теләде.
На открытом воздухе: в Нижнекамске прошла традиционная Ёлка Главы

«Быел Башлык чыршысына уку алдынгыларын гына түгел, көнне төнгә ялгап, коронавирус белән көрәшүче герой табибларыбыз балаларын да чакырдык», - дип билгеләп үтте җитәкче урынбасары.

На открытом воздухе: в Нижнекамске прошла традиционная Ёлка Главы

Матур традиция буенча малайлар һәм кызлар әйлән-бәйлән уйнадылар, җырладылар, биеделәр. Яңа ел тамашасын мәдәният идарәсе һәм Яшь тамашачы театры иҗат коллективлары әзерләгән иде. Бәйрәм ахырында һәр балага Кыш Бабай һәм Кар кызы Яңа ел бүләге тапшырды.

А.Фәттахов фотолары
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*