ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Компьютер томографиясенә килүчеләр өчен шәһәр балалар хастаханәсе янында махсус чатыр куелды
Сәламәтлек
  • 03 Декабрь 2020 - 09:07
  • Караулар: 75
Түбән Камада Менделеев урамы, 45 адресы буенча урнашкан шәһәр балалар хастаханәсе янында махсус чатыр куелды. Хәзер компьютер томографиясенә килүчеләр үз чиратларын җылыда көтә ала.

Бу хакта инстаграмда үз битендә Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Радик Шәйдуллин яза.

Возле детской больницы: в Нижнекамске установили вторую палатку для пациентов, ожидающих КТ

«Мобиль палата ашыгыч ярдәм автомобильләрен бушату өчен билгеләнгән, – дип хәбәр итә Радик Шәйдуллин. - Анда компьютер томографиясенә килгән пациентлар үз чиратларын көтә. Чатырда көтү өчен барлык шартлар да тудырылган».

Возле детской больницы: в Нижнекамске установили вторую палатку для пациентов, ожидающих КТ

Исегезгә төшерик, тагын бер чатыр Актүбә урамы, 13а адресы буенча урнашкан район үзәк хастаханәсе янында куелды.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*