ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Студентларга яман гадәтләрнең дәвамлы булуы турында сөйләделәр
Сәламәтлек
  • 27 Ноябрь 2020 - 14:11
  • Караулар: 88
Түбән Кама медицина профилактика үзәге белгечләре һәм волонтер-медиклар химия-технология институты студентлары белән очрашты. Алар яшьләргә  артык күп ашау,  тәмәке тарту, аракы эчү кебек зарарлы гадәтләрнең организмга  зыяны турында сөйләде.

"Зарарлы гадәтләргә каршы бергә" акциясендә 50 студент катнашты. Аларның кан басымын һәм кандагы шикәр дәрәҗәсен үлчәделәр, шулай ук гәүдә массасы индексын һәм сулап чыгарылган һавада  угар газының концентрациясе дәрәҗәсен билгеләделәр. Беренче ике күрсәткеч нормада булса, соңгысында үзгәрешләр күзәтелде.  Димәк, тәмәке тарту сәбәпле, кислород эчке органнарга акрынрак барып җитә. Мондый җитешсезлекне компенсацияләү өчен, йөрәк тизрәк тибә башлый, аның эшчәнлеге бозыла.  Шулай ук 12 студентның гәүдә массасы индексы арткан, ягъни алар артык авырлыктан җәфа чигә.

Медицина профилактика үзәгенең баш табибы Равил Гарипов: "Хәзер булган гадәтләр гомер буена калырга мөмкин, -ди. -  Шуңа күрә без барлык яшьләрне дә тәмәке тарту, алкоголь һәм наркотикларның тормыштагы күп кенә ишекләрне ябуын истә тотарга чакырабыз һәм яшьләрнең күбесе моны аңлый".


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*