ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама медицина көллияте студентлары ковид- госпиталь хезмәткәрләренә бүләкләр алып килгән
Сәламәтлек
  • 26 Ноябрь 2020 - 09:50
  • Караулар: 145
Түбән Каманың медицина көллияте студентлары ковид- госпиталь хезмәткәрләренә хуҗалык кирәк-яраклары, шәхси гигиена чаралары, сөлгеләр, урын-җир, чәй эчәргә ризыклар алып килгән.

Поддержали своих: нижнекамские студенты передали работникам ковид-госпиталя сладости и полотенца

Студентлар, шул рәвешле, госпиталь хезмәткәрләренә, хәзер «кызыл зонада» эшләп, пациентларның гомерен саклап калучыларга рәхмәт белдерергә булган.

«Безнең студентлар киләчәктә медицина хезмәткәрләре урынында булачак, безнең өчен булачак коллегаларыбызга ярдәм итү һәм пандемия белән көрәшкә үз өлешен кертү - намус эше. Бүген без ярдәм итәбез, ә иртәгә безгә булышачаклар» , - ди көллиятнең социаль педагогы Наталья Сафина.

Поддержали своих: нижнекамские студенты передали работникам ковид-госпиталя сладости и полотенца

Студентлар медицина хезмәткәрләренә бүләкләрне госпитальдә чираттагы смена башланыр алдыннан тапшырган. Волонтерлар билгеләп үткәнчә, бу - соңгы хәйрия акциясе түгел, алар әле «чиста зона»га да күчтәнәчләр китерергә уйлый.

Поддержали своих: нижнекамские студенты передали работникам ковид-госпиталя сладости и полотенца
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*