ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада гриппка каршы прививка ясау дәвам итә
Сәламәтлек
  • 20 Ноябрь 2020 - 12:58
  • Караулар: 50
Түбән Камада гриппка каршы прививка ясату кампаниясе дәвам итә. Бүгенге көнгә шәһәр һәм районның 92 104 кешесенә гриппка каршы вакцинация ясалган. Бу - халыкның 55,6% ы.

Эпидемия сезонында вируслы тын юлы инфекцияләре көчәя, хастаханәләрдә вируслы пневмония һәм COVID-19 белән авыручы пациентларны теркәү дәвам итә.

Гриппка каршы прививка ясату – авырудан саклану өчен беренче адым.

Исегезгә төшерик, гриппка каршы прививканы үзегез теркәлгән хастаханәдә ясата аласыз. Шулай ук медицина хезмәткәрләре предприятие һәм оешмаларга чыгып та прививка ясый. Гриппка каршы прививка ясатырга теләүчеләр 24-31-67 телефоны буенча мөрәҗәгать итә ала.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*