ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада ашыгыч ярдәм үзәге төзү планлаштырыла
Сәламәтлек
  • 19 Ноябрь 2020 - 07:57
  • Караулар: 65

Түбән Камада  сәламәтлек саклау  стратегиясенең үсеш юнәлешләре билгеләнде. Киңәшмәдә  Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, Түбән Кама медицина оешмалары җитәкчеләре катнашты.

Бу сөйләшүнең нәтиҗәсе булып, якындагы биш елда федераль һәм республика программалары кысаларында Түбән Кама муниципаль районында сәламәтлек саклау объектларын ремонтлау буенча «юл картасы» торырга тиеш. Өлкәннәр һәм балаларны дәвалауда сәламәтлек саклау челтәрен заманчалаштыруга якынча 6 млрд  сум кирәк.

Бүгенге көндә Түбән Кама сәламәтлек саклау системасы респиратор вируслы авырулар саны узган елгы күрсәткечләрдән өч тапкыр артып китүгә бәйле рәвештә зур кыенлык кичерә. Йогышлы госпиталь 350 урынга исәпләнгән. Хәзер «кызыл зонада» 98 медицина хезмәткәре, шул исәптән 24 табиб эшли.

Иң беренче чиратта, киләсе елга кабул итү-диагностика бүлеге булган  ашыгыч ярдәм үзәге төзү бурычы тора.   Бер үк вакытта стационар корпусларга да капиталь ремонт ясарга кирәк.

   Первоочерёдная задача: в Нижнекамске планируют построить Центр экстренной помощи

«Бездә  бу идея өч ел элек туган иде, – дип билгеләде Айдар Метшин, министрга мөрәҗәгать итеп. – Түбән Кама - Татарстанның сәнәгать үзәге. Монда медицинага таләпләр дә югары. Ни өчен  авыр хәлдәге түбәнкамалылар Казанга яки Чаллыга барырга тиеш? Без бу шәһәрләрне медицина дәрәҗәсе буенча куып җитәргә тиеш».

Медицина учреждениеләрен заманча дәвалау җиһазлары белән тәэмин итү дә -  көн кадагындагы  мәсьәлә. Бүгенге көндә хирургия стационарын капиталь ремонтлауның беренче этабы тәмамлана, анда шулай ук заманча җиһазлар кирәк.

Первоочерёдная задача: в Нижнекамске планируют построить Центр экстренной помощи

Марат Садыйков, җиһазлар исемлеген карап чыккач, ярдәм булачагына ышандырды. «Бу -  стратегик мәсьәлә, аны хәл итәчәкбез", - дип ассызыклады ул. Хәзер бу мәсьәләләрне акрынлап хәл итү өчен «юл картасы» эшләргә кирәк.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*