ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
«Түбән Кама Нефтехим» компаниясе үзәк хастаханәгә медицина җиһазлары тапшырды
Сәламәтлек
  • 17 Ноябрь 2020 - 14:21
  • Караулар: 95

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин бүген ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков белән очрашу барышында медикларны бу елның геройлары дип атады.

Чара «Түбән Кама Нефтехим» ГАҖ генераль директоры Айрат Сафин, Түбән Кама муниципаль районының сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Сергей Мерясев, район үзәк хастаханәсе баш табибы Марс Мостафин катнашында клиник-диагностик сырхауханәнең актлар залында узды һәм «Түбән Кама Нефтехим» компаниясе тарафыннан медицина җиһазларына сертификат тапшыру акциясенә туры килде.

Аппараты ИВЛ и ЭКГ: компания «Нижнекамскнефтехим» передала НЦРМБ сертификат на медицинское оборудование

«Барлык түбәнкамалылар исеменнән, сезнең үз гражданлык позициягезгә таянып, яңа инфекциягә каршы көрәшкә басуыгыз өчен рәхмәт белдерәсем килә, – диде Айдар Метшин, медицина хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп. – Бу көрәшне иң мөһим дип санаучыларның һәм медиклар янәшәсендә торучыларның безнең арабызда күп булуы да куандыра, бу – безнең сәнәгать предприятиеләре, волонтерлар, кече һәм урта бизнес вәкилләре. Безнең белән бу көрәштә булган һәркемгә рәхмәт!»

«Түбән Кама Нефтехим» ГАҖ генераль директоры Айрат Сафин Марс Мостафинга 19 миллоннан артык бәягә медицина җиһазлары һәм материаллар сатып алу өчен сертификат тапшырды. Болар - ике ИВЛ аппараты, бронхоскопия өчен эндоскопик җиһазлар, үпкәләрне сканерлау өчен УЗИ датчигы, кислород баллоннары өчен 32 редуктор, медицина газлары өчен 32 баллон, алты ЭКГ аппараты, биш ультрафиолет бактерицид нурланыш-рециркуляторлар, реанимация һәм интенсив терапия бүлеге өчен 150 тукландыргыч зонд, инвазив вентиляция өчен 100 битлек, шулай ук кислородны дымландыргычлар, флуометрлар, термометрлар, борын катетерлары. Моннан тыш, компания медикларга өстәмә рәвештә 10 мең саклагыч битлек тапшырды.

Аппараты ИВЛ и ЭКГ: компания «Нижнекамскнефтехим» передала НЦРМБ сертификат на медицинское оборудование

«Бүген медицина хезмәткәрләре ярдәмгә, беренче чиратта, матди -техник тәэмин итүгә мохтаҗ. Моны аңлап, без медицина учреждениеләренә кирәкле җиһазларны сатып алдык», - диде Айрат Сафин.

Икътисади кыенлыкларга карамастан, компания табибларга даими ярдәм күрсәтүне туктатмады. Соңгы елда гына да шәһәр һәм республика медицина оешмаларына 158 млн сумнан артык бәягә хәйрия ярдәме күрсәтелгән. Шуларның 142 млн сумнан артыгы -Түбән Кама үзәк хастаханәсе ихтыяҗлары өчен.

Моннан тыш, «Түбән Кама Нефтехим» компаниясе якын арада республика хастаханәләрендә ихтыяҗ зур булган сыек техник кислород чыгаруны арттырырга ниятли.

Аппараты ИВЛ и ЭКГ: компания «Нижнекамскнефтехим» передала НЦРМБ сертификат на медицинское оборудование

Чарада катнашучыларны сәламләп, Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков мәкерле авыруга каршы көрәштә Түбән Кама медикларының мөһим ролен билгеләп үтте: «2019 елда, эшкә йомгак ясаганда, киләсе елда нәрсә белән очрашырга тиеш булачагыбызны күз алдына да китерә алмаганбыз, әмма бердәмлек безгә дошманга юл бирмәскә ярдәм итте». Шулай ук ул ассызыклаганча, хәзер республикада вазгыять катлаулы, әмма тотрыклы: «Мондый ярдәм - бәясез. Берләшеп, бергәләшеп кенә, без бу чирне җиңә алачакбыз».

«Барлык структураларның тулы хезмәттәшлеге безгә Түбән Камадагы вазгыятьне тотрыклырак итү мөмкинлеге бирде, – диде Айдар Метшин очрашу ахырында. - Хәл катлаулы булса да, кискен түгел: бүгенге көндә Түбән Камада оператив штаб тарафыннан Ковид-19 белән авыруның 319 очрагы расланган. Без төрле хәлләргә әзер булырга тиеш, шуңа күрә хәзер Ковид-19 белән авыручыларны өстәмә урнаштыру өчен урын әзерләү - ятаклар санын 450 гә җиткерү белән шөгыльләнәбез, әмма мин ышанам ки, бу авыруны без бергәләп җиңеп чыгачакбыз».

 

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*