ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Җитлекми туган балалар көнендә нәни түбәнкамалы табибларга рәхмәт әйтергә килгән
Сәламәтлек
  • 17 Ноябрь 2020 - 09:48
  • Караулар: 60
Перинаталь үзәге булган шәһәр балалар хастаханәсе табиблары #мненефиолетово акциясенә кушылган.  «Мне не фиолетово» («Миңа барыбер түгел» мәгънәсендә) - җитлекми туган балаларга ярдәм итүгә юнәлтелгән  акция.

«Мин «Право на чудо» («Могҗизага хокук») фонды турында сөйләргә телим. Бу - төрле операцияләргә акча җыючы фонд кына түгел, ә мондый хәлдә калган аналарга тәүлек буе психологик ярдәм күрсәтә торган фонд,-ди анестезиолог-реаниматолог Алена Орлова. – Җитлекми туган балалар көне 17 ноябрьдә билгеләп үтелә, бу көнне «Право на чудо» фонды #мненефиолетово акциясен башлап җибәрде. Аңа без, балалар хастаханәсе табиблары да кушылырга булдык. Хәер, бүген теләгән һәркем шәмәхә төстәге кием кия, шул төстәге ут кабыза, ризык әзерли яки шәмәхә төс куллануның үз ысулын уйлап таба ала».

Шәмәхә төс - яңа туган пациентлар турында кайгырта торган Европа фондының рәсми төсе. Бу төс ышаныч, мәрхәмәтлелекне символлаштыра.

Нәни түбәнкамалы Камилә Каһарманова вакытыннан алда, 26 атналык булып, 770 грамм авырлыкта туган. Җитлекми туган балалар көнендә ул әнисе һәм апасы белән бергә табибларга рәхмәт әйтергә килгән.

Мне не фиолетово: в Международный день недоношенных детей маленькая нижнекамка пришла к врачам, чтобы сказать «спасибо»

Кызына тормыш бүләк итүче табибларга әнисе Гүзәл Каһарманованың да рәхмәте зур. «Кызым 11 декабрьдә туды, ә өйгә 6 мартта гына чыга алдык. Бер айдан Камиләгә 2 яшь тула, яшьтәшләреннән ул авырлыгы җитмәү белән генә аерылып тора, тик табиблар моның вакытлыча  булуын әйтәләр. Табиблар хезмәте бәяләп бетергесез, алар могҗиза тудыра, мин аларның барысына да рәхмәтлемен».

Мне не фиолетово: в Международный день недоношенных детей маленькая нижнекамка пришла к врачам, чтобы сказать «спасибо»
Ел башыннан Түбән Камада 2704 бала туган, шуларның 147 се вакытыннан алда (37 атнага кадәр) дөньяга килгән. «2010 елда җитлекми туган балаларны карау буенча закон кабул ителде. Кирәкле җиһазлар булдырылды, табибларны яңадан интенсив укыту башланды, – ди хастаханәнең анестезиология һәм реанимация бүлеге мөдире Ришат Мөгыйнов. - Шушы 10 ел эчендә безнең бүлек сабыйлар үлеме санын киметү планында яхшы нәтиҗәләргә иреште. Әгәр элек җитлекми туган балалар үлеме 5,4% тәшкил итсә, узган ел бездә бу күрсәткеч 2% тан кимрәк булды. Һәр сакланып калган гомер - барыбыз өчен дә зур бәхет һәм җиңү».

Мне не фиолетово: в Международный день недоношенных детей маленькая нижнекамка пришла к врачам, чтобы сказать «спасибо»

Сүз уңаеннан, бүген кич Түбән Кама телевидение манарасы да шәмәхә төстә балкыячак.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*