ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Венера Рәхимова үз вазыйфасыннан китте
Сәламәтлек
  • 29 Октябрь 2020 - 08:56
  • Караулар: 74
Түбән Кама сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Венера Рәхимова, яшәү урынын үзгәртү сәбәпле, үз эшеннән китте. Айдар Метшин аңа сәламәтлек тармагында озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Венера Рәшит кызы әлеге вазыйфаны 2015 елдан бирле башкарган.

"Хезмәтегез һәм ихлас мөнәсәбәтегез өчен рәхмәт. Сезгә киләчәктә дә уңышлар телибез", - диде Айдар Метшин.

Венера Рәхимова медицинада үз юлын 1998 елда участок терапевты булып башлый. 2014 елда аны район үзәк хастаханәсенә сырхауханә эше буенча баш табиб урынбасары итеп билгелиләр һәм ул 2 нче яңа сырхауханәне төзекләндерү буенча зур эш башкара, аны җиһазлау белән шөгыльләнә һәм мәгълүмати технологияләр – электрон документ әйләнеше, электрон амбулатория картасын кертә.

Венера Рәхимованы 2015 елда Түбән Кама сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе итеп билгелиләр. Ул барлык медицина оешмаларын заманча диагностика һәм дәвалау җиһазлары белән тәэмин итү өчен тырышты. Ул эшләгән елларда Түбән Кама районы муниципаль учреждениеләр рейтингында алдынгы урыннарда торды, дип хәбәр итә сәламәтлек саклау идарәсенең матбугат хезмәте.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*