ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Айдар Метшин коронавирус буенча оперштаб киңәшмәсен уздырды
Сәламәтлек
  • 28 Октябрь 2020 - 18:08
  • Караулар: 27
Бүген Түбән Кама мэриясендә COVID-19 буенча оператив штаб узды. Киңәшмә Айдар Метшин рәислегендә үтте.

«Түбән Кама муниципаль районында коронавирус инфекциясенә бәйле хәл киеренке булып кала бирә, әмма контрольдә тотыла», - дип белдерде Түбән Кама мэры.

Эш авыруларны профилактикалау, хастаханәләрне һәм госпитальләрне җиһазлау, алдынгы медицина хезмәткәрләрен үз вакытында матди кызыксындыру планында да алып барылырга тиеш.

«Безнең медицина учреждениеләрендә һәрвакыт кимеми торган дәрәҗәдә саклану чаралары, препаратлар, медикаментлар булырга тиеш» , - дип билгеләде Айдар Метшин.

Шулай ук ОРВИ белән авыру очраклары да арта. Хәзерге вакытта шәһәрнең белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләренең 7% ы авырый, балаларның  5% ы мәктәп һәм балалар бакчаларына йөрми.

Шуңа күрә хәзер барлык предприятие, оешма, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренә, халыкка профилактика чараларын үтәргә кирәк.

Битлек режимын сакларга кирәк. Күп кенә шәһәрлеләр Россия кулланучылар күзәтчелеге  таләпләрен үтәми, шуңа күрә сәүдә үзәкләрендә, җәмәгать транспортында рейдлар уза.

Әйтик, 19 октябрьдән 25 октябрьгә кадәр Түбән Кама Эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләре 646 сәүдә объектын  тикшергән,  нәтиҗәдә,  559 кисәтү ясалган, 284 беркетмә төзелгән. 700 дән артык транспорт  тикшерелгән, 74 кисәтү ясалган, 58 беркетмә төзелгән.

«Без авыруларны профилактикалауны алып барырга һәм сәламәтлек саклау учреждениеләренә ярдәм күрсәтергә тиеш, әмма бу формаль рәвештә түгел, ә максималь җаваплы алып барылырга тиеш», - дип нәтиҗә ясады Түбән Кама мэры.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*