ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Кунакка бармаска, битлек кияргә: түбәнкамалыларны үзләренең өлкән яшьтәге туганнарын сакларга өндәделәр
Сәламәтлек
  • 26 Октябрь 2020 - 16:10
  • Караулар: 39
Түбән Кама муниципаль районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы урынбасары Әлфия Хәсәнова «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә түбәнкамалыларга үзләренең өлкән туганнарын саклап калу үтенече белән мөрәҗәгать итте.

Ул куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә, кунакка йөрмәскә һәм битлек кияргә кирәклеген билгеләп үтте.

«ТКРҮКХнең йогышлы авырулар госпиталендә 270 койка, - дип хәбәр итте Әлфия Хәсәнова. - Бүгенге көндә госпитальдә 260 пациент дәвалана. Пациентларның 70 проценттан артыгын пенсия яшендәге кешеләр тәшкил итә. Барлык түбәнкамалыларга зур үтенеч: әйдәгез, бер-беребезне саклыйк, безнең өлкән буынны саклыйк. Социаль элемтәләрне чикләргә кирәк. Бер-береңә кунакка йөрмәскә, социаль дистанцияне үтәргә. Җәмәгать урыннарында битлек кияргә һәм кулларны ешрак юарга».

Исегезгә төшерәбез, Түбән Кама муниципаль районында яңа инфекция белән авыруның барлыгы 289 очрагы расланган. 264 пациент сәламәтләнде.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*