ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Вакытында өлгергәннәр: Түбән Кама хирурглары шарлар йоткан малайның сәламәтләнүен хәбәр итте
Сәламәтлек
  • 21 Октябрь 2020 - 09:35
  • Караулар: 53
Түбән Каманың перинаталь үзәге булган шәһәр балалар хастаханәсе хирурглары 15 магнит шары йоткан дүрт яшьлек малайны коткардылар. Табиблар катлаулы операция уздырдылар.

Бала әти-әнисе белән бергә Түбән Камага Мәскәү шәһәреннән кунакка килгән. Сабый магнит конструкторы белән уйнаган, аның детальләреннән бер-берсе белән көчле эләктерү хисабына, төрле фигуралар ясап була. Ниндидер мизгелдә малай төрле төстәге шарлардан авыз итәргә булган. Бала аларны ике көн дәвамында йоткан. Ашказаны-эчәк тракты эчендә, аның төрле өлешләрендә булып, шарлар бер-берсенә тартыла һәм ашказаны, юка һәм калын эчәк тышчаларын үзара кысып, нык итеп бер-берсенә ябыша.

Мондый кысылудан, юка эчәк тишелгән, тагын бераз һәм перитонит башланыр иде. Түбән Кама хирурглары катлаулы операция уздырдылар. Ашказанын, юка һәм калын эчәкне ачканнар һәм кечкенә дүрт сантиметрлы керү юлы аша 15 шарны алганнар.

- Бу магнит шарлар темасы инде 5 ел элек үк актуаль иде, - ди балалар хирургы, «ПҮ ШБХ» 1 нче хирургия бүлеге мөдире Алексей Спиридонов. - Ул чакта Кытайда җитештерелгән бу конструкторлар сатуда пәйда булды һәм аны «йотучылар» дулкыны китте. Бу темага массакүләм мәгълүмат чараларында бик күп материаллар чыкты. Хәтта закон дәрәҗәсендә дә әлеге уенчыкларны сатуны тыю турындагы тәкъдим кертелде. Чөнки нәтиҗәләре, чыннан да, бик җитди иде. Балалар магнитларны ашаулары турында әйтмиләр бит. Ата-аналар кискен ялкынсыну башланганда гына табибка мөрәҗәгать итә. Фәкать шул вакытта гына рентген ясасалар, сәбәп нәрсәдә икәнен табалар. Соңгы елларда бу тема тынып торды, һәм менә без тагын шундый очракка юлыктык. Малай 15 шар ашаган. Алар корсагында ашказаны-эчәк трактының өч бүлеген кысып, түгәрәк ясап, бер-берсенә ябышкан. Ярый әле вакытында өлгердек. Хәзер бала белән барысы да яхшы, ул сәламәтләнүгә таба бара.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*