ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада Роспотребнадзор пандемия башланган чордан коронавирус йогышы буенча саннар китерде
Сәламәтлек
  • 19 Октябрь 2020 - 10:27
  • Караулар: 57
Түбән Камада узган "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә, муниципалитеттагы инфекциянең беренче очрагыннан башлап, коронавирус буенча саннар яңгырады.

"Барлыгы 285 лабораториядә ачыкланган коронавирус очрагы, - дип искә төшерде Роспотребнадзорның җирле бүлеге башлыгы урынбасары Лилия Нестерова. - Коронавирус йогышы учакларында контактлы 927 түбәнкамалы теркәлгән, бүгенге көндә безнең контрольдә 19 кеше кала».

Хезмәт коллективларында бу вакыт эчендә 139 кеше авырган 47 учак теркәлгән. «Бүгенге көндә хезмәт коллективларында биш учак актив кала", - дип хәбәр итте Лилия Нестерова.

Барлык вакыт эчендә эпидемиягә каршы өстәмә чаралар үтәлеше турында 781 күрсәтмә бирелде, чаралар сәнәгать һәм сәүдә объектларына, җәмәгать туклануы нокталарына, банкларга һәм мәдәният йортларына, мәгариф учреждениеләренә кагылды. Күрсәтмәләр нәтиҗәләре буенча 857 объект тикшерелде, 255 мең сумлык 90 административ штраф салынды, 13 эш суд тәртибендә каралды, суд тарафыннан 2 объект эшчәнлеге туктатылды.

Лилия Нестерова сүзләренә караганда, тәртип бозулар арасында битлекләр булмау яки дөрес кимәү, рециркуляторлар булмау, температураны үлчәмәү һ. б. бар.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*