ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Каманың 26 анестезиологы һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә
Сәламәтлек
  • 16 Октябрь 2020 - 10:53
  • Караулар: 125
16 октябрь - Бөтендөнья анестезиолог-реаниматолог көне. Нәкъ менә 1846 елның шушы көнендә Массачусетс хастаханәсендә табиб-стоматолог Томас Мортон, эфир анестезиясен беренче тапкыр кулланып, үзенең дустына операция ясаган. Бу профильле белгечләрдән башка бер генә операция ясаучы табиб та операцияне башкарып чыга алмый, алар иң авыр пациентлар белән эшли һәм алар һәрвакытта диярлек күренми торган фронт сугышчылары булып кала. Түбән Кама хастаханәләрендә барлыгы 26 анестезиолог-реаниматолог эшли. Котлыйбыз!
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*