ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
COVID-19 белән эшләүче Түбән Кама табибларына эш стажы ике тапкыр арттырылачак
Сәламәтлек
  • 16 Октябрь 2020 - 10:26
  • Караулар: 164
Бу хакта Россия Пенсия фондының ТР буенча матбугат хезмәте хәбәр итә.

Коронавирус йогышы белән авыручы һәм коронавирус йогышы булу шикләнелгән пациентларга ярдәм күрсәтүче медицина хезмәткәрләре өчен 2020 елның 1 гыйнварыннан 30 сентябренә кадәр эш чорын исәпләүнең аерым тәртибе билгеләнгән. Алар өчен вакытыннан алда пенсиягә хокук бирүче бер эш көне тиешле эш төрләрендәге стажның ике көне буларак исәпләнә.

Исегезгә төшерәбез, медицина хезмәткәрләре, махсус стажлары булган очракта, вакытыннан алда пенсиягә чыгарга хокуклы (мәсәлән, авыл җирендә кимендә 25 ел эшләү яки шәһәрләрдә 30 ел эшләү). Бу очракта медицина хезмәткәрләре өчен вакытыннан алда картлык буенча иминият пенсиясенә чыгу срогы махсус стажны тутыру датасыннан һәм аңы алу өчен мөрәҗәгать итүне кичектереп тору чорыннан чыгып исәпләнә.

Тулырак мәгълүматны 45-33-09 телефоны буенча белергә мөмкин.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*