ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
3 мең Түбән Кама студентын флюоромобильдә тикшерәчәкләр
Сәламәтлек
  • 15 Октябрь 2020 - 10:59
  • Караулар: 50
Түбән Кама махсус урта уку йортларында студентларны туберкулезга тикшерү дәвам итә. Балаларны укудан аермас һәм чиратлар булдырмас өчен, диспансер махсус урта уку йортларына флюоромобиль чыгарды.

Флюорография тикшерүен нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте, агросәнәгать, медицина һәм политехника колледжлары студентлары узды инде, ә калган урта махсус уку йортлары укучылары киләсе атна ахырына кадәр тикшереләчәк. Тулаем алганда, өч меңгә якын яшүсмерне тикшерү планлаштырыла.

"Авыр вакыт булуга карамастан, без профилактик чаралар үткәрүне дәвам итәбез, шул исәптән туберкулезны иртә ачыклауга да игътибар бирәбез, - дип сөйләде Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Рита Медведева. - Без 12 меңгә якын мәктәп укучысына диаскин-тест һәм Манту реакциясе ясадык, ә яшүсмерләр рентгенография узачак. Туберкулез бик мәкерле авыру, социаль куркыныч, һәм, кызганычка каршы, без ел саен өлкәннәр һәм балалар арасында яңа зарарлану очракларын теркибез».
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*