ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада табибларны өйгә чакырту өчен, телефон номерларын тәкъдим итәбез
Сәламәтлек
  • 13 Октябрь 2020 - 09:58
  • Караулар: 81
        Респиратор авырулар үсеше белән бәйле рәвештә, Түбән Камада медицина хезмәткәрләрен өйгә чакырулар саны артты.

       «Сырхауханәләр регистратуралары телефоннарына шалтыратулар күп, - дип сөйләделәр безгә сәламәтлек саклау идарәсендә. - Барлык пациентлар да беренче тапкыр шалтыратуга безнең белән элемтәгә керә алмыйлар. Исегезгә төшерәбез: чакырулар 7.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр кабул ителә, шуңа күрә, әгәр сезнең шалтыратуны иртән кабул итә алмасалар, моны төш вакытына якынрак эшли аласыз. Һәрхәлдә, ярдәм һәр кешегә киләчәк».

      Медицина хезмәткәрен өйгә чакыру өчен телефоннар:

     1нче сырхауханә (Менделеев ур., 46) - 24-35-55 һәм 24-35-02;
     2 нче сырхауханә (Төзүчеләр пр., 10Д) - 24-34-02 һәм 24-34-05.

     Шулай да, төрле сәбәпләр аркасында сырхауханәгә мөстәкыйль рәвештә килергә уйлаганнар өчен 1 нче һәм 2 нче сырхауханәләрдә аерым керү урыннары оештырылуын исегезгә төшерәбез. Температуралы пациентлар өчен һәр сырхауханәдә икешәр кабинет көчәйтелгән режимда эшли.

     «Бу температуралы пациентлар һәм йогышлы булмаган авырулы пациентлар агымын чикләргә ярдәм итә, - диләр сәламәтлек саклау идарәсендә. - Температура, респиратор авырулар билгеләре булган пациентларга белгечләргә кабул итүгә язылырга ярамый! Бу белгечләргә алар тере чират буенча эләгәчәк».

     1 нче сырхауханә (Менделеев ур., 46) - керү урыны бала тудыру йорты каршында, күрсәткечләр буенча хәрәкәт итәргә кирәк. Эш көннәрендә кабул итү вакыты 7.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр, шимбә һәм якшәмбе - ял көннәре.

     2 нче номерлы сырхауханә (Төзүчеләр пр., 10Д) - керү урыны бина артында, трамвай тукталышы ягыннан. Эш вакыты: 7.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр. Шимбә һәм якшәмбе - ял көннәре. Монда да күрсәткечләр буенча хәрәкәт итәргә кирәк.

      Моннан тыш, барлык пациентлар өчен (температуралылардан тыш) дежур табиблар һәм фельдшерлар кабул итә торган кичектергесез ярдәм кабинетлары ачык. Әлеге кабинетларның эше турында тулырак регистратурада белергә мөмкин.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*