ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Коронавирус йоктырмау максатыннан, саклык чараларын үтәү мөһим
Сәламәтлек
  • 18 Сентябрь 2020 - 13:16
  • Караулар: 69
Оператив штаб, Түбән Камада коронавирус таралу сәбәпле, чикләү чаралары дәвам итүен искәртә.

Кызганычка каршы, күп кенә кешеләр куркынычсызлык чараларына битараф, битлек режимы, социаль дистанция, шәхси гигиена турында оныталар.

Битлекләрне түбәндәге очракларда кулланырга кирәк:

-хезмәт күрсәтүче кибет һәм объектларда булганда,

-җәмәгать транспортында, таксида,

⁃ җәмәгать транспорты тукталышларында, вокзал биналарында булганда,

- хакимият органнары, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрдә булганда.

Кешеләр күпләп җыела торган урыннарда социаль дистанцияне сакларга, антисептик чаралар кулланырга кирәк.

Түбән Кама халкын уяу булырга, Россия кулланучылар күзәтчелеге күрсәтмәләрен үтәргә һәм шәхси саклану чараларыннан файдаланырга чакырабыз.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*