ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама муниципаль районында коронавирус йоктыруның ике яңа очрагы расланган
Сәламәтлек
  • 13 Август 2020 - 17:00
  • Караулар: 33
13 августка оператив мәгълүматларга караганда, Түбән Кама муниципаль районында коронавирус йоктыруның ике яңа очрагы расланган.

Пациентлар өйләрендә, табиблар күзәтүе астында дәвалана.

Элегрәк шәһәрдә коронавирус белән авыруның 256 очрагы теркәлгән иде.

Татарстанда бүген COVID-19 йоктыруның яңа 29 очрагы расланган. Әлеге авыручылар барысы да өйдә дәвалана.

Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын 2 үлем очрагы расланган.

Казан шәһәрендә 1969 елгы ханым вафат булган. Яңа төрдәге коронавирус инфекциясе булу лаборатор тикшерү нәтиҗәсендә ачыкланган. Хроник авырулары да булган. 

Түбән Камада 1945 елгы ханым вафат. Ул,  вируслы ике яклы полисегментар пневмония билгеләре белән, үзәк хастаханәгә китерелә. Кызганыч, табиблар аның гомерен саклап кала алмый.

Туганнары һәм якыннарының авыр кайгыларын уртаклашабыз.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*