ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама муниципаль районында коронавирус йоктыруның тагын бер очрагы расланган
Сәламәтлек
  • 06 Август 2020 - 12:20
  • Караулар: 32
6 августка оператив мәгълүматларга караганда, Түбән Кама муниципаль районында коронавирус йоктыруның тагын бер очрагы расланган.

Элегрәк шәһәрдә коронавирус белән авыруның 249 очрагы теркәлгән иде.

Татарстанда бүген COVID-19ның яңа 30 очрагы расланган. 7 кеше хастаханәгә салынган, 23 кеше өйдә дәвалана.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*