ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Айдар Метшин ковид-госпиталь персоналын урнаштыру өчен базаны тикшерде
Сәламәтлек
  • 29 Июль 2020 - 17:07
  • Караулар: 30
"Без COVID-19 авырулары яткан госпитальдә эшләүче медиклар өчен иң яхшы шартлар тудырырга тиеш", - дигән бурыч куйды Айдар Метшин "Чайка" сәламәтләндерү лагеренда узган күчмә киңәшмәдә.

15 августтан "Татнефть" ГАҖ ярдәме белән лагерь COVID-19 авырулар госпиталендә эшләүче медицина персоналын урнаштыру өчен база булачак. Түбән Кама муниципаль районы башлыгы бүген медиклар өчен тудырылган шартлар белән танышты. Киңәшмәдә сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Венера Рәхимова һәм башка җаваплы җитәкчеләр катнашты.

Бер үк вакытта 75 белгеч – табиблар, фельдшерлар, шәфкать туташлары, санитарлар урнашачак. Лагерь аларны кабул итүгә әзер. Барлык кирәкле җиһазлар белән җиһазландырылган ике корпус файдаланылачак. Ашханә дүрт тапкыр туклануны күздә тота. "Кешеләр бик катлаулы шартларда эшли, шуңа күрә гадәти кеше өчен җитәрлек нәрсә генә аз. Аларны төрлеләндереп кенә калмыйча, витаминнар белән дә тәэмин итәргә кирәк", - дип ассызыклады Айдар Метшин. Шулай ук ул җаваплы затларга лагерь территориясендә интернет урнаштырырга кушты.

Госпитальдәге медикларның һәр вахтасы ике атнага сузыла. Бу вакыт эчендә алар, эшкә чыгып, лагерь территориясендә яшәячәк. Ике атналык эшчәнлек тәмамланганнан соң, персонал диагностика ясый һәм элеккеге эш урыннарына кайта. "Алар иң яхшыларына лаек, - дип билгеләде Айдар Метшин. - Һәм без аларга уңайлы шартлар тудыру өчен барысын да эшлибез".
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*