ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада шәфкать туташы йогышлы авырулар госпиталендәге эше турында сөйләде
Сәламәтлек
  • 28 Июль 2020 - 12:53
  • Караулар: 233
Түбән Кама балалар хастаханәсе шәфкать туташы Алевтина Чухнина ике атна дәвамында йогышлы авырулар госпиталендә эшләгән. "Реанимациядә 30 елдан артык эшләсәм дә, күп нәрсә яңа булды",  - ди ул.

"Госпитальгә мондагы эшне белү, эчтән күрү, аның ни дәрәҗәдә җитди булуын аңлау өчен килдем. Булдыра алырымны аңлар өчен. Хәлнең җитди икәнлеген һәм үземнең булдыра алганымны аңладым. Хәтта тормышка мөнәсәбәт үзгәрде. Үзеңне һәм якыннарыңны кадерләргә һәм сакларга кирәклеген аңладым.

Кизү торуның беренче көнен хәтерлим. Бераз югалып калдым... Кем мин, нишлим мин монда? Нәрсәнең кайда ятканын һәм барысын да дөрес эшләү-эшләмәвемне белмим. Күзлек бик нык парланды, мөгаен, дулкынланудандыр, әмма хезмәттәшләрем  барысын да аңлаттылар, күрсәттеләр, һәм өченче көнгә мин үземне ышанычлы һәм тыныч хис иттем.



Кизү торуның барлык көннәрендә диярлек көннәр кызу торды, костюмнарда температура 50 градуска кадәр күтәрелгәндер. Ә бит 12 шәр сәгать  эшләдек. Яңгыр астында торгандагы кебек тир акты.  Эчәсе килә әле. Пациентларны эчергәндә, битлекне ачып, тамакны булса да чылатасы килде..."
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*