ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
"Татнефть" Түбән Кама хастаханәләренә 4,6 млн сумлык җиһаз тапшырды
Сәламәтлек
  • 27 Июль 2020 - 15:25
  • Караулар: 63
4,6 млн сумнан артык – «Татнефть» компаниясе бүген Түбән Кама медицина учреждениеләренә тапшырган җиһазларның гомуми бәясе әнә шундый.

Тантанада «Танеко» генераль директоры Илшат Сәлахов катнашты. Ул балалар шәһәр хастаханәсенә утильләштерү өчен җайланма тапшырды: хәзер  куркыныч медицина калдыклары термик рәвештә биредә үк зарарсызландырылачак. Бу хастаханә бюджетын экономияләргә мөмкинлек бирәчәк.

«Татнефть»  күппрофильле хастаханә өчен электрокардиограф, пульсометрлар, контактсыз термометрлар, шулай ук Covid-19 мәгълүмат ресурсын алып бару буенча мониторинглау өчен билгеләнгән компьютерлар сатып алды.

«Компаниягә зур рәхмәт әйтәсем килә, чөнки  эпидемия башланганнан бирле алар янәшәбездә тордылар, - диде баш табибы урынбасары Марс Мостафин. - Асептиклар, дезинфекцияләүче препаратлар, битлекләр, шәхси саклану чаралары, медицина препаратлары – безнең барлык үтенечләрне дә үтәделәр».

«Бу -  мөһим ярдәм, ул җәмгыятькә кирәк, - дип кушылды рәхмәтләргә Түбән Кама мэры Айдар Метшин. - Мондый авыр моментларда үзләрен чын кешеләрчә тотучылар ачыклана. Бу  - матди ярдәм генә түгел, ул бүгенге көндә мөһим булган социаль юнәлеш».
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*