ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама гинекология табибы һөнәр үзенчәлекләре турында сөйләде
Сәламәтлек
  • 15 Июль 2020 - 10:31
  • Караулар: 82

Бүген, 15 июльдә, Бөтенроссия гинеколог көне билгеләп үтелә.

7 еллык кына тәҗрибәсенә карамастан, Түбән Кама үзәк күппрофильле район хастаханәсенең яшь һәм перспективалы табиб акушер-гинекологы Ирина Божко үзен бу өлкәдә компетентлы һәм кирәкле белгеч буларак күрсәтте инде. Хәзер ул операцияләрдә ассистент буларак кына катнашмый, үзе дә операция ясый. Табиб үз һөнәренең серләрен укучыларга ачты.

- Ирина Геннадьевна, ә гинеколог нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

- Гинеколог хатын-кызларны яратырга, балаларны яратырга тиеш. Без йөкле хатын-кызлар белән дә эшлибез,бу бер кешедә ике пациент дигән сүз. Әлбәттә, безнең профиль табиблары игелекле һәм сабыр булырга тиеш. Авырлыклар аз түгел. Аерым контингент-ул йөкле хатын-кызлар. Алар үз-үзләрен ныграк карыйлар, чөнки алар үз тормышлары өчен генә җавап бирмиләр.

Хатын-кызга күңелсез хәбәр җиткергәндә бик авыр, биредә психолог та булырга кирәк. Әмма, бәхеткә каршы, без уңай нәтиҗә алабыз. Гомумән, гинекологларның интуициясе бик яхшы үсеш алган, күпчелек очракта, без операциянең нәтиҗәсен алдан ук беләбез инде.

Операция бүлмәсенә керер алдыннан без нинди эш күләме көтүе турында фикер алышыбыз, фаразлыйбыз, һәм, кагыйдә буларак, безнең фаразлар дөрес булып чыга. Иң мөһиме, һәрвакыт операциягә уңай кәеф белән бару. Уңышлы дәвалауның башка серләре юк.

- Үз эшегезне ни өчен яратасыз?

- Хатын-кызларның бездән сәламәт, бәхетле булып китүләре бик сөендерә, рәхмәт сүзләре әйтәләр, бу - зур бүләк. Безгә кайвакыт башка хастаханәләрдә, башка районнарда аларны кабул итүдән баш тарткан пациентлар мөрәҗәгать итә. Алар безгә өметләнәләр, катлаулы операцияләр уңышлы узганда, без ярдәм итә алуыбызга чын күңелдән шатланабыз.

- Сезнең һөнәри бәйрәмегездә коллегаларыгызга теләкләрегез.

- Мин барыгызга да «аңлаешлы» һәм рәхмәтле пациентлар, кызыклы очраклар телим. Эш белән кызыксыну беркайчан да сүнмәсен. Теләсә кайсы һөнәрдә эмоциональ янарга мөмкин, ә безнең профиль табибы өчен бу ярамый. Барыгызга да сәламәтлек, һөнәри уңышлар, гаиләләрегезгә тынычлык һәм иминлек телим!

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*