ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
«Үземнең дә сулышым кысыла»: Түбән Камадан шәфкать туташы 22 ел кабул итү бүлегендә эшләве турында сөйләде
Сәламәтлек
  • 14 Июль 2020 - 14:46
  • Караулар: 55

Гүзәл Кузнецова кабул итү бүлегендә инде 22 ел эшли. Анда башта санитарка була, ә көллиятне тәмамлаганнан соң - шәфкать туташы.

Ә апрель башыннан ул Түбән Каманың провизор бүлегендә эшли, анда пневмониягә һәм СOVID-19 шикле барлык пациентларны китерәләр. Биредә медицина хезмәткәрләре башка авырулардан коронавирусны аералар һәм пациентларга дәвалауның беренче этабында булышалар.

Иң авыр смена турында

«Элек кабул итү бүлегенә инфаркт һәм инсульт булган пациентларны китерәләр иде, 90 нчы елларда пулядан яраланучылар күп булды. 7 ел элек 8 март алдыннан бер-бер артлы пычак яралары булган өч егетне кабул иттек, аларны бер үк кеше яралаган. Берсе кабул итү бүлегендә үлде – аның култык астындагы артериясенә пычак тигән, егет подъездда ятканда бик күп кан югалткан. Шунда ук туганнары, дуслары килде. Мәрхүмнең әти-әнисенә каравы авыр булды».

Могҗиза турында

«Йөрәктә пычак ярасы булган егетне ничек алып килүләрен хәтерлим. Хезмәттәшләрем операция бүлмәсенә йөгерделәр һәм безнең хирург Артем Альберт улы егетне коткарды. Шулай ук әле яшь егетнең онкологиядән җәфа чигүче әнисен бик дулкынландыргыч һәм кайгыртучан итеп каравы да истә калды. Әнисе инвалид коляскасында йөри, аны улы озата, аңа бары 17-18 яшь кенә иде».

Пациентлар турында

«Мин эшли башлаганда медикларны хөрмәт итәләр иде, әмма алга таба безгә мөнәсәбәт үзгәрде. Бу коронавируска кадәр төрле хәлләр булды - пациентлар тупас кыланалар, начар сүзләр әйтәләр, рәнҗетәләр иде. Өлкән кешеләр башка чыныгу узган, хәтта ниндидер сәбәпләр аркасында мин ярдәм итә алмасам да, алар барыбер «рәхмәт» әйтәләр. Нигездә, яшьләр тупас кыланалар. Тик хәзер безгә башкача карый башлавы сизелә - кызганалар, барысын да аңлауларын әйтәләр, безгә сәламәтлек телиләр. Әлегә кадәр моңа гаҗәпләнәбез, әлбәттә, бу бик шатландыра»

Коронавирус турында

«Үзебез, хезмәттәшләребез, туганнарыбыз өчен куркыныч булды, хәзер дә куркыныч. Пациентны кабул итү өчен без чиста зонада чумага каршы костюмнарга киенәбез һәм кызыл зонага чыгабыз. Кайвакыт су эчәргә дә вакыт юк. Костюмнарда уңайсыз һәм бик эссе, бигрәк тә хәзер, күзлекләр парлана, ә ике кат перчаткада кулларның сизгерлеге югала. Тик провизорга сулый алмаган коты алынган пациент килгәч, аны җайлырак итеп утыртырга, кеше интекмәсен өчен тизрәк кабул итәргә һәм бүлеккә күчерергә тырышабыз. Кайчагында, кешенең сулый алмавын күргәч, үземнең дә сулыш кысыла».

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*