ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама муниципаль районында коронавирус йоктыруның расланган яңа очраклары юк
Сәламәтлек
  • 03 Июль 2020 - 12:32
  • Караулар: 47
3 июльгә оператив мәгълүматларга караганда, Түбән Кама муниципаль районында коронавирус йоктыруның расланган яңа очраклары юк.

 Элегрәк шәһәрдә коронавирус йогышы авыруның 211 очрагы теркәлгән иде.

Татарстанда бүген COVID-19 йоктыруның 39 яңа очрагы расланган. 16 кеше хастаханәгә салынган, 23 кеше өйдә дәвалана.

Республикада COVID-19дан үлүнең 17 нче очрагы расланган. 25 июньдә Яр Чаллы шәһәрендә 1951 елгы пациент вафат булган. Июнь башында ул COVID-19 вирусы һәм пневмония диагнозы белән 5 нче шәһәр хастаханәсенә озатыла. Моңа кадәр авыру миокард инфаркты һәм йөрәк ишемик авыруы кичергән була. Үлем сәбәбе аутопсия нәтиҗәсендә билгеләнгән.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*