ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Талпан кадалган очракта мөрәҗәгать итү өчен адреслар һәм номерлар
Сәламәтлек
  • 29 Июнь 2020 - 09:00
  • Караулар: 22
Талпан кадалган очракта нишләргә?

Өлкәннәргә травматология пунктына (Актүбә ур., 11) мөрәҗәгать итәргә кирәк, белгечләр тәүлек буе кабул итә. Телефоннар: 24-33-37, 24-33-59.

Балаларга - Менделеев ур., 45 адресы буенча травматология пунктына, белгечләр тәүлек буе кабул итә. Телефон: 36-40-39.

Кама Аланында хирургия кабинетына килергә кирәк, табиблар 8.00 -17.00 сәгатьләрдә эшли. ( 4/06 йортына килергә, регистратура белгечләре тиешле табибка җибәрә, тел. 33-62-78); кичке биштән соң, приемный покойга мөрәҗәгать итәргә кирәк(тел.33-67-65).

Паспорт, медицина полисы, СНИЛС булу мәҗбүри.

Талпаннарны вируслы энцефалитка тикшерү ТР Гигиена һәм эпидемиология үзәгендә (Казан, Сеченов ур., 13) түләүле рәвештә үткәрелә. Материалны лабораториягә кабул итү эш көннәрендә 8.00- 12.00 сәгатьләрдә башкарыла, телефон- 8(843) 221-79-12, тикшеренү нәтиҗәләрен 8(843) 2217979 телефоны буенча белешергә мөмкин.






Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*