ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Татарстанда яңа коронавирус йогышына популяцион иммунитет өйрәнелә
Сәламәтлек
  • 28 Июнь 2020 - 12:54
  • Караулар: 17

Россия Федерациясе халкының яңа коронавирус йогышына популяцион иммунитетын бәяләү максатында Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан тәкъдим ителгән протоколны исәпкә алып, сероэпидемиологик тикшеренүләр оештыра.

Татарстан Республикасы халыкның яңа коронавирус инфекциясенә-COVID-19га популяцион иммунитетын өйрәнү һәм бәяләү буенча Россия Федерациясенең 22 пилот субъекты арасына кертелде.

Тикшерүләр 2020 елның 26 июненнән 30 июненә кадәр республиканың барлык муниципаль берәмлекләрнең медицина оешмаларында 7 төрле яшь категорияләрендә үткәреләчәк. Барлыгы 2 870 кешегә тест ясалачак.

Тикшеренү өчен очраклы компьютер сайлау ысулы белән чакырылачак. Шәһәрләрдә һәм авыл җирлегендә яшәүче ир-атлар һәм хатын-кызлар да бер үк исәптә сайлап алыначак. Сырхауханәгә чакырусыз килергә кирәкми. Тикшеренүләр бушлай үткәрелә.

Иң мөһим шарт- тикшеренү өчен элек коронавирус белән йогышланган булуга карамастан, хәзер сәламәт балалар һәм ир-атлар һәм хатын-кызлар сайлап алыначак. Хәзер дәвалауда булган кеше тикшерүгә кертелми.

Лаборатория тикшеренүләре 2020 елның 1 июленнән 10 июленә кадәр «Татарстан Республикасы Гигиена һәм эпидемиология үзәге» базасында үткәреләчәк. Хәзерге вакытта тест- системалар алынган.

Барлык сораулар буенча 8-800-222-59-00 кайнар линия телефонына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.


Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтыннан.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*