ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама муниципаль районында коронавирус йоктыруның ике яңа очрагы теркәлгән
Сәламәтлек
  • 26 Июнь 2020 - 12:50
  • Караулар: 31
26 июньгә оператив мәгълүматларга караганда, Түбән Кама муниципаль районында коронавирус йоктыруның ике яңа очрагы теркәлгән.

Пациентлар табиблар күзәтүе астында (берсе – пневмония белән госпитальдә, икенчесе-ОРВИ симптомнары белән өендә). Соңгы тәүлектә Түбән Камада 3 кеше савыкты.

Элегрәк шәһәрдә коронавирус белән авыруның 204 очрагы теркәлгән иде.

Татарстанда бүген COVID-19 йоктыруның яңа 40 очрагы расланган, берсе читтән кертелгән, 39ы – вируслы кеше белән аралашу аша. 18 кеше хастаханәгә салынган, 22 кеше өйдә дәвалана.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*