ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада Медицина хезмәткәрләре көнендә артистлар урамда концерт куйды
Сәламәтлек
  • 19 Июнь 2020 - 16:39
  • Караулар: 39
Коронавирус белән бәйле хәл Түбән Камада Медицина хезмәткәрләре көнен бәйрәм итүгә үз төзәтмәләрен кертте.

Пандемия аркасында бу бәйрәмгә багышланган барлык массакүләм тантаналы чаралар гамәлдән чыгарылды, шуңа да карамастан, безнең табиблар бүләксез калмады. Медиклар өчен аларның һөнәри бәйрәмнәре хөрмәтенә шәһәр администрациясе бәйрәм концертлары әзерләде.

Наблюдали из окон: нижнекамских медработников поздравили мини-концертом прямо во дворе поликлиники

2нче  балалар сырхауханәсе ишегалдында җирле  артистлардан табибларга карата мәхәббәт һәм хөрмәт билгесе буларак котлаулар яңгырады. Медикларга үз композицияләрен «Капелла» вокаль ансамбле һәм «Илһам» татар эстрада ансамбле җырчылары бүләк итте.

Концерт үз кабинетлары тәрәзәләреннән җырлар тыңлаган медикларга гына түгел, узып баручыларга да бик ошады. Халык  артистларны алкышларга күмде.

Наблюдали из окон: нижнекамских медработников поздравили мини-концертом прямо во дворе поликлиники
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*